Соңгы көннәрдә “Татфондбанк” кулланучылары банкоматлардан акчаларын ала алмау проблемасын дә сез ишетеп беләсездер инде. Банк вәкилләре моны техник сәбәпләр белән аңлата һәм паникага бирелгән халыкны тынычландырырга ашыга. Моңа карамастан, бик күп кеше акчаларын банктан бүген үк алырга тели.
Татарстандагы “Татфондбанк” вәкилләре кулланучыларга акча бирүдә туган кыенлыкларны атна-ун көндә хәл итәрбез, дип ышандыра. Банк вәкилләре бүген журналистлар алдына чыгып, оешманың төп вазыйфаларын үтәргә мөмкинлеге булуын да белдерде.
Шул ук вакытта, шул хәтле кешегә хезмәт күрсәтергә әзер булмауларын да таныды. Акча кертемнәрен алуга кайбер чикләүләр кертергә туры килүен дә хәбәр итте.
Инде тагын бер яңалык: «Интехбанк» та клиентларына кертемнәрен бирүдә проблемалар белән очрашкан. Клиентларга заявка калдырырга кушалар һәм аны ике көндә караячаклар дип вәгъдә итәләр. Акча чикләү бирүдә – бер кулга көненә 50 мең сум.
Баксаң, “Татфондбанк” счетларыннан акча алуда чикләү кертелү сәбәпле, әлеге банк хезмәткәрләре ТФБның пластик хуҗаларын карта “Интехбанк” банкоматларына юллый икән. Шулай да әлегә рәсми комментарий юк.
Иң мөһиме, «Ак Барс» банк "Татфондбанк" кушыла икән дигән белән дә хәбәр расланмады. "Бу дөрес түгел мәгълүмат", - дип шәрехләгән әлеге ситуацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.