Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе "Шигъри сабантуй-2016" фестивале уздырды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә үзләренең көчен сынап карады. 8 нче класс укучылары Зиннәтуллина Назлыгөл, Хафизова Рүзилә,Солтанова Нәзилә икенче турга үттеләр. Ә 9 класс укучысы Хөсәенова Розалия “Әллүки” уздырган “Илһамлы каләм” конкурсының бүләкләү тантанасына чакырылды. Укытучылары Зигангирова Зарима Әзһәм кызы. Котлыйбыз!