Дин һәм иҗат

2016 елның 13 декабре, сишәмбе
12 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан чара уздырылды. Авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова   килүчеләрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында шигырьләр сөйләнелде, мөнәҗәтләр әйтелде. Фәнил хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы белән таныштырды. Китапханәче "Иман булса юлдашың, ил-көнең имин булыр"  дигән күргәзмә материаллары белән таныштырды. Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" дигән китабын Халидә Гомәрова китап укучыларга укырга тәкъдим итте. Әлеге әсәрдә танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлы әдәби сюжетка төрелеп тасвирлана. бәйрәм чарасы оешкан төстә һәм бик күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International