10 декабрь көнне “Бүләк” чаңгы трассасында чангы ярышлары узды.
Күҗәкә һәм Актанышның 1нче мәктәбе командалары – 1, Әтәс һәм 2нче мәктәп – 2, Уразай һәм кадет мәктәпләре 3 урынга лаек булдылар. Югары сыйныф укучылары ярышында исә җиңүне 2нче мәктәп командасы яулады. 1нче мәктәп – 2, кадет мәктәбе 3 урынга ия булдылар.
Шәхси беренчелектә Алинә Хәбибуллина (Әтәс), Алинә Хурамшина (2нче мәктәп), Илфар Фатыйхов (Әтәс), Наил Ялалов (1нче мәктәп), Таңсылу Таҗиева (2нче мәктәп), Данил Кирамов (2нче мәктәп) - җиңүчеләр. Юлия Маликова (Күҗәкә), Рената Мөхәмәтдинова (1нче мәктәп), Таһир Фазлыев (Күҗәкә), Илгизәр Мохитов (2нче мәктәп), Ирина Муллаянова (2нче мәктәп), Динар Галимулин (техникум) – 2; Әдилә Маликова (Күҗәкә), Зәйнәп Яхшыгулова (1нче мәктәп), Рияз Шәяхмәтов (Уразай), Айдар Галләмов (1нче мәктәп), Регина Минһаҗева (1нче мәктәп), Алгиз Гарипов (техникум) 3 урыннарны яуладылар. Остазлардан Равил Хаҗиев – 1 (1нче мәктәп), Илфак Нәбиев (Чалманарат) - 2, Ирек Мөхәммәтов (1нче мәктәп) 3 урыннарга ия булдылар.