10 декабрьдә Актаныш районы Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында 2000 нче елдан башлап Традиция буенча “Игелек марафоны” үткәрелә. Мондый марафон районыбызда 17 нче тапкыр үткүрелә. 2016 нчы елда барлыгы 9 утырыш узды,104 гариза каралды.
Бу чарада инвалидлар язмышына битараф булмаган, аларга ярдәм кулы сузарга торган оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр һәм чын күнелдән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәленә керергә әзер торган аерым затлар да бар иде.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев инвалидларга карата үзенең аерым мөнәсәбәтен белдерде.
Чара барышында бик күп оешмалар үзләренең акчалата ярдәмнәрен сәхнәдә урнаштырылган махсус тартмага җыеп бардылар. Игелек марафоны күңелгә үтеп керерлек концерт номерлары белән үрелеп барды.
Алып баручылар чара азагында Ун кон дәвамында һәм марафон барышында 2 063 923 сум күләмендә акчалата ярдәм җыелуын хәбәр иттеләр. Игелек дәвам итә.