Спорт һәм сәламәтлек көне

2016 елның 9 декабре, җомга

8 декабрь көнне көнне “Актаныш” спорт комплексында инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында Спартакиада узды. Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде.

Әлеге чарада барлык җирлекләр дә актив катнаштылар . Барысы 100 кеше биредә үзенең көчен, елгырлыгын, осталык – үткенлеген күрсәтте.

Ярышлар 4 төрдә оештырылган иде.

Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

I урынны Актаныш авыл җирлеге командасы,

II урынны Киров авыл җирлеге командасы

III урынны Әтәс авыл җирлеге команадалары яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International