6 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" интереслар клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Бу кичә фаҗигале язмышлы шагыйрьләр: Ф.Яруллин, К.Шафыйкова, Р.Шәрипов, Г.Сәгыйров иҗатларына багышланды.Әлеге шагыйрьләрнең шигырьләре буенча "Әдәби марофон" уздырылды. Бу шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны язмадан тыңлау оештырылды. Китапханәче "Язмыш сынаулары сындырмасын" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.