5 декабрь көнне Актаныш район мәдәният йортында Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр (сәллаллаһу галәйһи вәссәлам)нәселенең 41 нче буын вәкиле Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди белән очрашу узды. Ул көнне галим вәгазь сөйләде, вәгазьгә килүчеләрнең күп кенә сорауларына да җавап бирде.
Әлеге җыенда Татарстан Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов та катнашты. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт ракурсында аңлатма бирде