Бурсык авыл мәдәният йорты яңалыгы

2016 елның 6 декабре, сишәмбе
1декабрьдән районда Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу чарадан Мәсәде авыл җирлеге дә читтә калмады. 6 декабрь көнне Бурсык мәдәният хезмәткәрләре, авыл табибы ““Игелек һәм хөрмәт” уңаеннан өйләренә барып очрашу оештырды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International