«Дулкын» бассейны  капиталь ремонттан соң кабат үзенең ишекләрен ачты

2016 елның 2 декабре, җомга

1 декабрь көнне, “Дулкын”бассейны  капиталь ремонттан соң кабат үзенең ишекләрен ачты.Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев,район җитәкчелеге, “Фортэкс” оешмасы җитәкчесе Рәүф Гәлләмов, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев, якташыбыз һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Мөхәммәт Мирза, җирлек башлыклары, спорт мәктәбе тренерлары катнашты.

Районыбыз җитәкчелеге ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка, Актанышта бердән – бер булган булган бассейнны төзекләндереп, янә сафка бастыру өчен, ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә Республикадан  “Дулкын” бассейнын яңадан торгызу өчен 67 млн. сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International