30 ноябрь көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Чалманарат авыл китапханәсе алдан ук " Әнием - якты кояшым!" дигән исемдә укучылар арасында иншаларга конкурс игълан иткән иде.Кичәдә конкурска нәтиҗә ясалды: I урынны IV сыйныф укучысы Айзилә Хабирова; II урынны II сыйныф укучысы Наилә Кашапова; III урынны IV сыйныф укучысы Лилия Исаевалар алдылар.Китапханәче Алинә Кашапова җиңүчеләргә һәм барлык катнашучы укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.