Киров мәдәният йортында егетләрне армия сафларына озату кичәләре һәрдаим үткәрелеп тора. Берьюлы өч егетебезне озату кичәсе шаулап үтеп китте. Әти-әниләре, туганнары төрле кызыклы уеннарда катнашып, татарча биеп кичәне тагын да ямьләндерде. Гадәттәгечә кичә ахырында егетләребез истәлеккә кулъяулык бәйләп киттеләр. Исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез!