20 ноябрь көнне район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев Хөсниҗамал Хәйретдин кызын зур юбилее белән котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Зәугәрия Зиннатуллина да изге теләкләрен юллады.