Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә референдум бара

2016 елның 20 ноябре, якшәмбе

Буген 20 ноябрь, 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үтә. Үзара салым – җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча.

Үзара салым акчаларын җыйналгач, республика бюджетыннан өстәмә финансланачак. Әлеге сумманы юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират коймаларын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International