Бадминтон буенча Татарстан командалар чемпионаты – республика беренчелегенең Кама аръягы зонасы ярышлары 15 октябрь көнне Алабуга шәһәрендә үтте.
Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләреннән килгән командалар арасында Актаныш авылыннан 2002 елгы һәм кечерәкләр командасы – мәртәбәле I, 2001 елгы һәм зурраклар командасы II урынны яулап кайттылар.
Менә алар – чемпионнар: Азамат Рахманов, Гөлназ Бакирова, Мансур Рәхимов, Эльвир Шәйморзин, Зәлия Мофаздалова, Размик Мартиросян, Альбина Маннапова; көмеш медаль ияләре: Рәзил Хәбибуллин, Гүзәл Бакирова, Илнар Ибнеев, Ильяр Әхмәтдинов, Рәмзил Мофаздалов, Гөльяр Әхмәтдинова, Алинә Харисова, Альбина Әхмәтҗанова, Гадел Насыйров, Энҗе Хаҗиева. Афәрин!