Актанышта төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

22 октябрь көнне "Актаныш" ресторанында Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөcтәм Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов һәм Актаныш төзүчеләре катнашты. Бәйрәм итү кысаларында, төзелеш тармагында зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Концерт программасы да оештырылган иде. 

Бүгенге көндә төзелеш тармагы районыбызда киң үсеш алган. Актаныш районы буенча 14 төзелеш оешмасы исәпләнә. 2015 ел азагына 17,6 мең кв метр төзелеш мәйданнары эксплуатациягә тапшырылса, 2016 елның октябрь аена бу саннар 14,9 мең кв метр тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International