Китапханәдә

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе
22 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Күҗәкә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Китапханәче аларны бик җылы каршы алды. Балаларны китапханә һәм аның тәртипләре, китап күргәзмәләре белән таныштырды, яңа китапларга күзәтү ясады, әкият геройлары турында әңгәмә үткәрде, табышмаклар әйтте. Кечкенәләргә китапханә бик охшады.Алар  китаплар белән таныштылар, китапханәченең сорауларына теләп җавап бирделәр.Киләчәктә бу балалар безнең даими укучыларыбыз булырлар диеп ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International