Районыбызның татар теле укытучылары Кырлайда экскурсиядә булдылар. Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча бик күп мәгълүмат тупланган музей, Сәгъди абый йорты укытучыларны шул чорларга алып кайтты. Казанда Г.Камал театрында Х.Вахитның "Туй алдыннан" спектаклен карадык. Сәяхәт барыбызга да ошады.