4 октябрь – Халыкара хайваннарны саклау көне буларак билгеләп үтелә. Без, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2”В” сыйныф укучылары өчен экологик дәрес уздырдык. Дәресебез “безнең кече туганнарыбыз” дип аталды. Экологик дәрес барышында укучыларны хайваннар көненең килеп чыгышы белән таныштырдык. Республикабыздагы эт, песиләр өчен эшләп килүче приютлар, Казан шәһәрендәге бердәнбер антикафе “Мурзик” турында сөйләдек. Кешеләрнең иң тугры дуслары - этләргә багышланган китапларга күзәтү уздырдык һәм “Хатико – иң тугры эт” дигән япон киносының эчтәлеген кыскача сөйләп, балалар белән фикер алыштык. Йорт хайваннарына, кыргый хайваннарга кагылышлы табышмаклар әйтештек. Балалар үзләре дә бик күп табышмаклар әзерләп килгәннәр иде. Кыргый хайваннарга багышлап эшләнгән электрон презентация балаларга аеруча ошады.


