РФ Дәүләт Думасы җиденче чакырылышы депутатларын сайлауга әзерлек кысаларында 7 сентябрьдә Татарстанда сайлау участогы комиссияләре ачылды, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте.
Сайлау участоклары саннарын ТР Үзәк сайлау комитеты сайтындагы “Үз сайлау участогыңны тап” бүлегеннән белә аласыз.
Сайлаучылар, әгәр дә сайлау көнне тавышларын бирә алмасалар, 7 нән 17 сентябрьгә кадәр исемлектән төшү буенча таныклык (открепительные удостоверения) алырга мөмкин.