25 августта Актаныш мәдәният йортында муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе коллективы яңа 2016-2017 уку елын яхшы әзерлек белән каршы алган өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән башлангыч сыйныф укытучысы Салихова Э.Х., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән тарих укытучысы Амирханов И.А., район башлыгының Мактау грамотасы белән математика укытучысы Закирова Р.М., район мәгариф идәрәсенең Мактау грамотасы белән башлангыч сыйныф укытучысы Ваншина Э.Г. бүләкләнделәр. Котлыйбыз!