25 августта Актаныш мәдәният йортында муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул быел “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына багышланды. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән Министры Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгөл Мирзашәрипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева район мәгариф хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнаштылар.
Пленар утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева узган уку елында ирешелгән уңышлар һәм проблемаларны, киләчәк бурычларны яктыртты.
Актанышның мәгариф өлкәсенә республика рейтингында төрле күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен били. Әлеге казанышлар өчен мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерелде, алга таба тагы да зуррак уңышларга ирешү теләкләре яңгырады.
Утырышта иң яхшы уңышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, район мәгариф идәрәсенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.