Киров авыл җирлегендә "Безнең урам" исеме астында урам бәйрәме булып үтте. Бәйрәм М.Нургалиев урамына багышланган иде. Бәйрәм башланганчы шул урамда яшәүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Алар тарафыннан әзерләнгән татар халкының милли ашлары тәкъдим ителде. Бәйрәмдә М.Нургалиев урамы тарихы, аның хезмәт сөючән кешеләре турында сөйләнелде. "Иң өлкән кеше", "Иң яшь кше", "Иң тырыш гаилә", "Сәнгать сөюче гаилә", "Иң яхшы бакчачы", "Иң матур скамейка", "Чигү остасы", "Аш-су остасы" кебек конкурсларга урыннар чыгарылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм барышында авыл китапханәсе оештырган "Тере китап киштәсе" эшләде. Бәйрәм авылдашыбыз, Татарстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Азат Нургалиев ярдәме белән үтте. Ахырдан бар халык яңа пешкән плов, шашлык, кайнар коймак, чәй белән сыйланды. Авылдашлар бик канәгать калды.