“Китаплы скамейка” акциясе.

2016 елның 2 августы, сишәмбе

 

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  тарафыннан уздырыла торган «Китаплы скамейка» акциясенен чираттагы мәдәни  чарасы  2 август көнне узды. «Минем яраткан героем» дигән китап күргәзмәсе мәдәният паркындагы скамейкага урнаштырылды.  Китап күргәзмәсендә язучылар Н. Носов һәм А. Линдгренның төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур,  рәсемле, мавыктыргыч китаплары урын алды.  Балаларны бу гадәти булмаган скамейка үзенә тартты. Алар анда үзләре яраткан геройлары белән танышып, рәсемнәрен карадылар. Акциянең иң истәлекле мизгеле булып балаларның Белмәмеш һәм Пеппи озыноек образында  сүрәткә төшү мөмкинлеге булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International