Шахмат - акыллылар уены.

2016 елның 26 июле, сишәмбе

 20 июль – доньяда халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә.  Элек – электән үк шахмат хәтерне яхшырта, акыл, иҗади һәм логик  фикерләү сәләтен үстерә дип исәпләгәннәр. Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин да шахмат уйнарга бик яраткан.  Бу көнне,  Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре,  барлык шахмат сөючеләрне шахмат һәм бөек шахматчылар  турында китап укырга, шахмат уйнарга чакырдылар. Шахмат сөючеләр өчен махсус  “Шахмат – акыллар уены” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Кечкенәләр өчен “Шахмат дөньясына сәяхәт” дигән танып белү сәгате уздырылды.  Балалар шахмат фигуралары һәм аларның йөрешләре белән таныштылар.  Ә шахмат сөючеләр үз сәләтләрен шахмат тактасы артында сынадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International