"Чиста яр" акциясе

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Актанышыбыз көннән көн матурлана, төзекләнә. Ә табигатебез һичшиксез гүзәл, бай безнең. Төп бурычыбыз - әлбәттә аны саклау, кадерен белү. Ул су буйлары, урман-кырлары дисеңме, төзекләнеп килүче дамба... Чисталыкны, тәртипне үзебездән башласак иде. Рәнҗетмик Табигать-Ананы, дигән шигарь астында җәй дәвамында районыбызның актив яшьләре, Яшь Гвардиячеләр, "Чиста булсын" хәрәкәте активистлары тарафыннан экологик акцияләр үткәрелеп бара. 22 июль көнне исә алар Доха буена юл алды.Акция барышында яшьләребез Доха буен чүпләрдән арындырды, аннары бергәләп ял итте, истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International