Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Дельфинарий”га сәяхәт.

2016 елның 22 июле, җомга

2015 елның апрель аеннан Актаныш муниципаль районынын  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан хуплау тапкан “Без бергә” социаль проектын тормышка ашыра башлады. Әлеге проект кысаларында  һәм  социаль туризмны алга җибәрү максатында мөмкинлекләре  чикле булган  50 бала һәм  аларның әти-әниләре  Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Дельфинарий”га сәяхәт кылдылар. Мөмкинлеге чикләнгән бала өчен  дельфин бик зур позитив, эмоциональ тәэсир ясый.

“Игелек үзәге” белгечләре  “Гавай маҗаралары”  исеме астында диңгез җәнлекләре катнашында театраль шоу  карауны оештырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International