Актаныш районы ЗАГС бүлеге 100 нче баланы теркәу тантанасы уткәрде.

2016 елның 15 июле, җомга

Актаныш районы ЗАГС бүлеге  100  нче баланы теркәу тантанасы уткәрде. (Район буенча быелгы елның шушы көненә 160 бала туды) Бәхетле әти-  Султанов Элнар Айдар улы  хәм  әнисе- Султанова Миләүшә Робсон кызы  изге рамазан аенда туган улларына  Рамазан дип  исем куштылар. Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны  беренче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Әлеге тантанада   “Ак калфак” бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының  илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 150 кешелек делегаты кунак булып катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International