“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышының делегатлары безнең мәктәп-бакчада кунакта булдылар. Алар мини-музей, “Аулак өй күренеше”, нәниләребезнең читек ясау шөгыленең фрагментын, өчпочмак пешерү мастер-классын, психолог бүлмәсен карадылар. Мәктәп укучыларының “Күн читек”, “Кәләпүшем-калфагым” җырлары (җитәкчеләре Файзуллина Ә.Ф.), каралган барлык чаралар кунакларыбызның күңеленә хуш килде. Балалар ясаган татар кызлары сурәтләре төшкән магнитлар аларны таң калдырды.