“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышының делегатлары мәктәп-бакчада нәниләребезнең читек ясау шөгыленең фрагментын карадылар.

2016 елның 15 июле, җомга

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышының делегатлары мәктәп-бакчада нәниләребезнең читек ясау шөгыленең фрагментын карадылар. Ясау процессына күчкәнче, «бизәкле күн»нең барлыкка килү тарихы, аның инде барыбызга да таныш булган читекләрдә кулланылуы турында сөйләп киттеләр. Казан бизәкле күненең тарихы Идел буйларына VIII-IX гасырларда килгән төрки кабиләләреннән башлана. Шул заманнардан ук алар күн чыгару сәнгате, аяк киеме ясау осталары белән дан тоткан. Аерым детальләре «Казан җөе» белән тоташтырылган бизәкле аяк киемнәренең иң әүвәлге нөсхәләре XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башыннан сакланган. Бу вакытта купшы читекләрне сораучылар бик күп булган. Бер Казанда гына да елына өч миллион парга якын читек ясалган. Читеккә татар халык орнаментларын төшереп ясалган кул эшләрен балалар кунакларга да бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International