Мәнни нәселеннән барлыкка килгән тарихи Кормаш җирлегенә сәяхәт

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 13 июль көнне Актанышта “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы башланып китте һәм 3 көн буена дәвам итәчәк.

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнаша. Бүген авылларда 150 ләп делегат 5 төркемгә бүленеп төрледән-төрле милли чараларда катнашты. Анда һәрбер җирлеккә генә хас булган йолалар, гореф-гадәтләр белән якыннан танышып, мастер-классларда үзләре дә катнаша алдылар.

Бер төркем 14 июльдә тарихи Кормаш җирлегенә сәяхәт кылды. Шушы авылдан чыккан өч халык рәссамы Васыйл Маликов, Зилфат Басыйров, Әсхәт Сафаргалинга элмә такталар куелды. Бу җирлектә һөнәрчелек киң таралган. Сувенирлар чатырларында һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу булды. Ирек Хаҗиев үз гаиләсе белән шәңгә пешерү осталыгы белән уртаклашты. Әлеге авылның үрнәк гаиләнең йорт-җиренә, мичтә пешкән милли ризыкларының тәменә соклануын белдерми калучы булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International