“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы - Актанышта

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта булачак. 

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп баруы ниятләнә.

“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, - дип белдерде Кадрия Идрисова.

Оешма вәкилләре беренче көнне Актаныш район үзәгендә сәяхәт итте, андагы халыкның көнкүреше белән танышты, татар гимназияләрендә булды. Ул көнне алар Киров авыл җирлегендә халык театры спектаклен тамаша кылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International