Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Һәр елны 8 нче июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Киров авыл китапханәсе дә "Тату гаилә - ил терәге" исеме астында тематик кичә үткәрде. Әлеге кичәдә гаиләгә, мәхәббәткә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Үрнәк гаиләләр телгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International