Елның беернче яртысында Татарстанда 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган.
Республикакүләм әлеге акция кысаларында Татарстанның 36 районындагы 420 мәктәпкә 5,4 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла.