1 июль көнне Чөгәнә авылында яңа клуб ачу тантанасы булды. Анда Премьер-министр ярдәмчесе Васил Шәйхразие һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаев катнашты. Төзүчеләр исеменнән символик ачкыч тапшырылды, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт күрсәтелде.