ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды

2016 елның 1 июле, җомга

Бүген, 1 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев  Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул районыбызда социаль яктан мөһим объектлар ачу тантаналарында – Чөгәнә авылында мәдәният йорты һәм Актаныш технологик техникумында спорт мәйданы ачуда катнашты.

 Соңрак «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә актанышлылар белән очрашты. Биредә Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу проектлары турында Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев чыгыш ясады.  Республикабызның зур проектлары хакында әзерләнгән фильмнарны  презентацияләү булды.

Әлеге проектларны тормышка ашыруда  татарстанлыларның һәм муниципаль берәмлекләрнең зур ярдәме кирәк. Иганәчелек күрсәтергә теләүчеләргә проектларның реквизитлары сылтама аша үтеп. Аларны тормышка ашыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International