Халкымның күңел сандыгы.

2016 елның 1 июле, җомга

30 июнь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф – гадәтләре белән танышу максатыннан җырлы-уенлы кичә булып узды. Бу чарада икенче санлы Актаныш мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты. Бәйрәм барышында “Халкымның күңел сандыгы” дип исемләнгән презентация күрсәтелеп, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.  Кичә татар халык уеннары, “Табышмак әйтеш” һәм “Башы телемдә, ахыры төендә” дигән башваткыч уеннар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International