Татарстанда кайбер районнарда һәм хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме кимеде

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бу елның 28 июненә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан тәүлеккә 3682 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым - 15,8 кг. Узган елның шушы чорына карата артым 76,5 тонна, ягъни 2,1% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, тулаем сөт җитештерү күләме узган елга караганда түбәндәге муниципаль районнарда арткан: Кукма(+30,5 т), Әтнә (+23,0 т), Саба (+14,7 т) һәм Балтач (+9,8 т) муниципаль районнарында. Уңай якка үзгәреш шулай ук Азнакай (+5,0 т), Сарман (+4,7 т), Аксубай (+4,6 т), Тәтеш (+4,5 т), Актаныш (+4,0 т), Әлки (+3,6 т) һәм Чүпрәле (+3,2 т) муниципаль районнарында күзәтелә.

Һава шартларының уңай торуына һәм азык базасының бай булуына да карамастан, июньнең соңгы ункөнлегендәге 8 көнендә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 7,6 тоннага киметкәннәр. Балтач районы 200 тонна планканы тотып тора алмады, Теләче районы ун көн эчендә сөт савуны 2,8 тоннага киметте һәм сөт җитештерүчеләр рейтингында 25 урыннан 29 урынга төште, узган елгы күләмнән 8,5 тоннага калыша. Шулай ук Апас (-2,3 т), Минзәлә (-1,5 т), Зәй (-0,6 т) муниципаль районнарында да тәүлеклек сөт күләмнәре “төште”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International