Балалар китапханәсенә сәяхәт.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген,  29 июнь көнне, “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, беренче тапкыр китапханә ишекләрен ачып керделәр. Китапханә белән якыннан таныштыруны,  “Мин кулыма китап алам” исемле слайд презентация ярдәмендә башлап җибәрдек. Презентация барышында укучыларга китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатылды. Китап турында кызыклы һәм эчтәлекле шигырьләр укылды. Сәяхәт ахырында балалар игътибарына Валентин Катаевның “Җиде таҗлы чәчәк” әкияте буенча ясалган буктрейлер тәкъдим ителде һәм китабына күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International