25 июнь көнне Колын авылы "Гөлчирә"мәчете һәм андагы күз явын алырлык чәчәкләр кунакларны сөенеп каршы алды.Бүген биредә 90 кеше катнашында "Ифтар"мәҗлесе үтте.Мәҗлесне авылыбызның хөрмәтле кешеләренең уллары "Ресурс-Холдинг" компания җитәкчесе Мустафин Рушад Фәндүс улы оештырды.Мәчеткә даими ярдәм итеп, 2004 елдан мәчет чыгымнарын үзе түләп һәм башка бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итеп торулары өчен авыл халкы аларга чиксез рәхмәтле.