27 июнь көнне Меңнәр авыл китапханәсендә китап укучылар белән "Синең язмыш синең кулыңда" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Түгәрәк өстәл әңгәмә рәвешендә узды. Әңгәмәнең төп сораулары: "Нәрсә ул наркотик?", "Сәламәт яшәү рәвеше- ул..." кебек сораулар иде. Әңгәмә ахырында "Мин яшәүне сайлыйм" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.