Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Тирә-ягыбызда бик күп дару үләннәре үсә. Ә без аларның шифасы турында уйламый да үтәбез. Һәркем әлеге үсемлекләр, аларны кайдан һәм кайчан җыярга кирәклеген белергә тиеш. Нәкъ шул максаттан Киров авыл китапханәсе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Табигать хәзинәләре" исеме астында дару үләннәре җыю оештырды. Балалар урман аланында шифалы үләннәр җыйдылар. Китаплардан аларның дәвалау үзлекләре, саклау һәм куллану тәртипләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International