Киров авылының җиңү паркында "Саклый күңел кайгы иртәсен" исеме астында тематик кичә булып узды. Ул, 22 июнь- Хәтер һәм кайгы көненә багышланган мәтәм митингы буларак үткәрелде. Әлеге кичәдә 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп керүе, 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалтуы, һәм шулар арасында безнең якташларыбыз да булуы хакында сөйләнелде. Әлеге сугышның аяныч вакыйгалары искә алынды. Хәзерге чор балалары Бөек Ватан сугышында катнашкан, безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбыз алдында бурычлы икәнлекләрен белеп торырга тиеш. Кичәдә шулай ук шушы темага багышланган китап күргәзмәсе эшләде.