22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан Киров авыл китапханәсе "Саклый күңдел кайгы иртәсен" дип аталган чара үткәрде. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы, ул башланган көн, илдәге тынычлык хакына башларын салган солдатлар, сугыштан исән кайтып та, тирән яралардан дөнья куйган сугыш һәм тыл ветераннары турында искә алынды. Шулай ук чарада катнашучыларга шушы темага багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.