22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул уңайдан, бүген, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, “Онытылмас 1418 көн” исеме астында, икенче санлы Актаныш мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында чара булып узды. Укучыларга михнәтле сугыш елларына багышланган презентация күрсәтелде. Сугыш турында язылган китаплардан күргәзмә оештырылган иде, шул китапларга күзәтү ясалды. Әңгәмәбез, җиңү көнен якынайтып сугыш кырларында ятып калган иң якын кешеләребезне, 1 минут тынлык белән искә алу белән төгәлләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)