"Йөрәкләрдә мәңгелек"

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

22 -июнь кайгы һәм сагыш көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Үзәк китапханә мәдәният паркында 1-санлы мәктәп лагерында ял итүче балалар белән "Йөрәкләрдә мәңгелек" дигән искә алу кичәсе уздырды.Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, күз яше алып килде, илебезгә исә моңарчы күрелмәгән зур корбаннар. матди зыян килде. Сугыш темасына багышлап китап күргәзмәсе эшләнде, китап күзәтү ясалды.сугыш темасына язылган шигырьләр укылды, бергәләп җырлар җырланды. Киләчәктә сугыш афәте булмасын өчен кулыбыздан килгәннең барысында эшлисе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International