Актаныш районы делегациясе Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты

2016 елның 7 июне, сишәмбе

6 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

БәйрәмдәТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Юрйи Камалтынов, Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Шулай ук бәйрәм чарасында Актаныш районыннан да делегация катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International