28 май көннебакчабызда балалар сабантуе булып узды. Бу бәйрәмдә балалар бакчасына йөрүче барлык төркем балалары катнашты. Сабантуйда спорт ярышлары, төрле бәйгеләр булып узды. Бу ярышларда балалар бик теләп катнашты. Ярышта катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй бәйрәме җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле узды.
"Алтынчәч" балалар бакчасы