Бүген 27 нче май көнне башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре Хафизова Ф.Ф. һәм Шәймөхәммәтова Э.Г. белән бергә Тат.Суксу янгын сүндерү постына экскурсиягә бардылар. Пост хезмәткәрләре укучыларны янгын сүндерү машинасы, киемнәре, эш кораллары белән таныштырдылар. Укучылар абыйларның сөйләгәнен бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан урман аланында ял итеп алдылар.