Такталачык мәктәбе яңалыклары Гамил Афзал исемендәге  педагогик укулар

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гамил Афзал исемендәге  педагогик укуларда ел саен активлык күрсәтә. Быел бу чарага 5 укытучы үзләренең эшләрен тәкъдим итте.   4 укытучы  педагогик укуларда катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Шәемова- 1нче урынга, математика укытучысы- Алсу Мәхиян кызы Гыйлфанова -өченче урынга, башлангыч класс укытучысы  Земфира Нәвис кызы Сәрвәрова дипломга лаек булды.  Директор урынбасары Әлфия Гавис кызы Нуриева педагогик укуларда жюри әгъзасы буларак катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International